Бүген «БлагоДарю» оешмасы социаль адаптация үзәге фатирында булдым, анда “Озатып йөрүче” проекты кысаларында менталь сәламәтлекләре бозылган ятим балалар яши. Алар өчен бу олы, мөстәкыйль тормышка чын адым.
Барлык яшьләр дә эшкә урнашканнар, мөстәкыйльлеккә һәм социаль җаваплылыкка өйрәнәләр. Фатирда яшәү өчен яхшы шартлар тудырылган, бик уңайлы һәм иркен. Әмма иң кыйммәтлесе-биредә аларның үзләрен бәйсез итеп хис итү, көнкүреш мәсьәләләрен хәл итәргә өйрәнү һәм киләчәккә планнар кору мөмкинлеге бар.
Яшьләргә кыюлык һәм үз көчләренә ышаныч телисе килә. Аларның барысы да килеп чыгар дип ышанам, чөнки алар инде төп адымны ясадылар - үз-үзләренә ышандылар.