Питрәч муниципаль районында эшлибез

2025 елның 20 августы, чәршәмбе

Бүген  Вәкаләтле вәкил Көек авылындагы «Алгоритм» лицеенда узган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясендә катнашты. Мондый күркәм традиция Татарстанда 2007 елдан бирле гамәлгә ашырыла һәм меңләгән гаиләләргә балаларын уку елына әзерләргә булышты.

Акция кысаларында мәктәп укучыларына кирәкле канцелярия кирәк - яраклары тутырылган портфельләр тапшырылды- махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына, анда катнашучыларның гаиләләреннән беренче сыйныф укучыларына, шулай ук авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә. Хәйриячеләр ярдәме белән балаларның яңа уку елына ышаныч белән аяк басу мөмкинлеге бар.

Чын күңелдән укучыларга уңышлы укулар, нык сәламәтлек һәм тугры дуслар телим. Мәктәп еллары сезнең өчен ачышлар, илһам һәм яңа казанышлар чоры булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International