Питрәч муниципаль районының Күн авыл җирлегенең гражданнар җыенында катнаштым.
Чара Питрәч муниципаль районы башлыгы Рәис Сөләйманов һәм Күн авыл җирлеге башлыгы Рифгать Баһауов катнашында узды.
Очрашу барышында социаль өлкәгә, инфраструктураны үстерүгә, төзекләндерүгә һәм башка мөһим темаларга кагылышлы актуаль мәсьәләләр каралды. Барлык килгән тәкъдимнәр алга таба карауга һәм эшкәртүгә алыначак.