Хәрбиләрнең хокукларын яклауга багышланган «Кайнар элемтә»

2025 елның 19 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын – кыз депутатлары берләшмәсе белән берлектә хәрби хезмәткәрләрнең хокукларын яклау һәм аларга ярдәм итү мәсьәләләре буенча халык өчен телефон "кайнар элемтәсе" уза.

2025 елның 21 августында хәрбиләрнең хокукларын яклау һәм аларга ярдәм итү мәсьәләләре буенча «кайнар элемтә» телефоны ачылачак.

«Кайнар элемтә» телефоны буенча белгечләргә хәбәр итәргә мөмкин:

- хәрби хезмәткәрләрнең һәм аларның гаилә әгъзаларының хокукларын бозу турында;

- чакырылыш тәртибен бозу турында;

- социаль һәм хокукый ярдәм алу кирәклеге турында;

- түләүләр һәм ташламалар белән бәйле проблемалар турында;

- медицина белән тәэмин итү һәм реабилитация мәсьәләләре турында;

- хәрбиләрнең хокукларын яклау белән бәйле башка мәсьәләләр дә.

«Кайнар элемтә» телефоннары: шалтыратулар өчен (843) 236-00-71,

Whatsapp +7 960 049-68-14 мессенджерына хәбәрләр өчен.

Консультация вакыты: 10.00 дән 14.00 гә кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International