Россия Герое, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рәсим Баксиков һәм Самара өлкәсендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Елена Лапушкина белән бергә эшләвебез дәвам итә.
Бүгенге көн көн тәртибенең беренче пункты хәрби госпитальгә бару булды, анда хәрби-табиблык комиссиясе кысаларында махсус хәрби операциянең хәрби бурычларын үтәү барышында яраланган хәрбиләр дәвалана һәм тикшерелә. Хәзерге вакытта Татарстаннан өч егет әлеге госпитальдә ята.
Самара өлкәсе омбудсмены ярдәмендә алар өчен госпитальгә җиләк-җимеш китерделәр, дәвалау йортында булуны ямьләндерү өчен.