Хәрби хезмәттә булучылар янында

2025 елның 19 августы, сишәмбе

Бүген без Самара өлкәсендә Татарстан егетләре хезмәт иткән тагын бер хәрби частьтә булдык. Бүгенге көндә бу частьта шулай ук РФ Кораллы Көчләре белән контракт төзегән хәрби хезмәткәрләр өчен өйрәнүләр уза.

Егеләр белән сөйләштек, аларны борчыган мәсьәләләр турында фикер алыштык, алар турында шунда ук часть командованиесе белән фикер алыштык, шулай ук  берничә мәсьәләне эшкә алдык. Солдатларның яшәү, туклану, гигиена урыннары белән танышу безнең сәяхәтнең мәҗбүри пункты булып тора. Гомумән алганда, гаскәри часть үзе турында гаҗәеп уңай тәэсир калдырды: шартлар лаеклы тудырылган, ә часть командованиесе безнең егетләрнең сорауларына бик җитди  карый.

Сезне өйдә көтәбез, кадерле егетләребез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International