«РОСТКИ: Россия һәм Кытай - үзара файдалы хезмәттәшлек» III Халыкара форумы ачылды

2025 елның 18 августы, дүшәмбе

Бүген «Казан Экспо»да «РОСТКИ: Россия һәм Кытай - үзара файдалы хезмәттәшлек» III Халыкара форумы һәм Russia China Expo күргәзмәсе ачылды.

Форумга Россия һәм Кытайдан делегатлар һәм экспертлар җыелды. Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, федераль хакимият органнары вәкилләре, төбәкләр җитәкчеләре һәм Кытайның Казандагы Генераль консулы Сян Бо катнашты.

Форум кысаларында дәүләтара диалог, икътисад, сәнәгать, мәгариф, мәдәният, транспорт һәм туризм темаларына 60тан артык сессия планлаштырылган. 68 катнашучыны берләштергән һәм 10 мең квадрат метр мәйданны биләгән Russia China Expo халыкара күргәзмәсенә аерым игътибар бирелде. Биредә Россия, Кытай, Төркия һәм Кыргызстанның алдынгы предприятиеләре тәкъдим ителгән.

«Алда безнең ике көн продуктив очрашулар, Татарстанның эре сәнәгать предприятиеләре һәм мәдәни мирас объектлары буенча экскурсияләр көтә. Барыгызга да нәтиҗәле эш телим», - дип өстәде республика Рәисе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International