Җәмәгатьчелек ярдәмчеләренең эше: районнарда эш йомгаклары

2025 елның 10 августы, якшәмбе

Гадәттәгечә, безнең җәмәгатьчелек ярдәмчеләребезнең актив эше Татарстан Республикасының барлык районнарында да дәвам итә.

✔Спас районында мәгариф учреждениеләренең яңа уку елына әзерлеген кабул итү комиссиясендә катнаштылар.

✔Саба, Баулы һәм Питрәч районнарында муниципаль районнар башлыклары белән бергәләп гражданнарны кабул иттеләр. Әгерҗе районында гражданнарны Россия Федерациясе Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге вәкиле белән берлектә кабул иттеләр, шулай ук «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Татарстан Республикасы буенча социаль координаторы белән гражданнарны кабул иттеләр, аның кысаларында махсус хәрби операциядә  катнашучыларның гаиләләре кабул ителде.

✔Кайбыч районында ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның опекуннары гаиләсенә бардык, аларның берсе махсус хәрби операция барышында һәлак булды.

✔Лениногорск районында «Ишегалды бәйрәме»ндә катнаштылар, анда район халкы актив катнаша.

✔Әгерҗе районында махсус хәрби операциядә  катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итү буенча киңәшмәдә катнаштылар, анда беренче яртыеллык эшчәнлеге турында доклад ясадылар.

✔Питрәч районында Богородский авыл җирлеге башлыгы Дмитрий Булыгин белән бергә концлагерь тоткыны Мария Петровна Чепелкинаны туган көне белән котладылар.

✔Әлки районында яралану сәбәпле ялда булган махсус хәрби операциядә катнашучыга  бардык, аңа операция алдыннан госпитальдә дәваланырга туры киләчәк. Шулай ук «Женское движение Единой России» партия проекты кысаларында уздырыла торган «Жизнь после Победы» -  махсус хәрби операциядә катнашучыларның хатыннары һәм аналары өчен ярдәм мәктәбен гамәлгә ашыру кысаларында, психолог белән «Махсус хәрби операция катнашучыларын реадаптацияләү шартларында балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләренең үзенчәлекләре» темасына лекцияләр тыңлауда   катнаштылар.

✔Баулы районында Луганск Халык Республикасы Лисичанск һәм Рубежный шәһәрләре  халкына китаплар бүләк иттеләр.

Җәмәгатьчелек  ярдәмчеләребезгә актив һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәм! Республиканың төрле районнарында яшәүчеләргә ярдәм күрсәтелә, һәм бу чыннан да мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International