Бүген Аппаратта гражданнарны чираттагы шәхси кабул итү узды. Мондый очрашуларны без даими рәвештә уздырабыз.
Гражданнар күтәргән мәсьәләләр рецепт буенча дару препаратлары белән тәэмин ителмәүгә, хәрби хезмәткәр белән аерылышу процессына, үлгәннән соң Батырлык ордены алуга, шулай ук торак мәсьәләләренә кагылышлы иде. Һәрбер мөрәҗәгать буенча тәфсилле консультация үткәрелде. Шунда ук хәл итәргә мөмкин булган очракларны урында ук хәл иттек. Калган сорауларны эшкә алдык.
Ишетелгән һәр тавыш игътибарсыз калмасын өчен алга таба эшлибез!