Җәмәгатьчелек ярдәмчеләренең эше: районнарда эш йомгаклары

2025 елның 3 августы, якшәмбе

Һәр атна - ул дистәләгән очрашулар, чаралар, шәхси кабул итүләр һәм кешеләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән конкрет бурычлар. Безнең җәмәгатьчелек  ярдәмчеләребез республика районнарында актив эшләүләрен дәвам итәләр.

🔹Әтнә районында хөрмәтле кешене - Күлле Киме авылында Сибгат Хәким музеена нигез салучы Шәмсиева Луиза Әһлиевнаны 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Луиза Әһлиевна сугыш чоры балалары рәтенә керә. Гомерен балаларны укытуга багышлый, аннары озак еллар районның беренче музее мөдире була. Шулай ук Әтнә районыннан  махсус хәрби операция  зонасына чираттагы гуманитар ярдәм партиясе җибәрелде. Катнашучы һәр кешегә күчтәнәчләр әзерләнгән.

🔹Бөгелмә районында Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе  белән бергә гражданнарны кабул итүдә катнаштылар. 2 айда төрле сораулар буенча 108 кеше кабул ителде.

🔹Тукай районында Тукай муниципаль районы Советының алтмышынчы утырышында катнаштылар.

🔹 Аксубай һәм Әлки районнарында «Татарстанда җәй» проекты кысаларында яхшы күрше фестивале узды. Күргәзмәләр , үзешчәннәр һәм бүләкләүләр белән бай бәйрәм программасы оештырылды.

🔹Яр Чаллыда  шәһәр мәгариф идарәсе вәкилләре белән берлектә шәһәр читендәге лагерьларда җәйге ялны тикшерүдә катнаштылар. Җитди кимчелекләр  ачыкланмады.

  🔹   Балык Бистәсе районында мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча комиссия эшендә катнаштылар.

🔹Арча районында берьюлы берничә инициативада катнаштылар: «Китапханә бүләккә» акциясендә 105 китап (шул исәптән классика), Лисичанск һәм Рубежный китапханәләре өчен открыткалар һәм кыстыргычлар җыйдылар һәм тапшырдылар. Шулай ук «Без коррупциягә каршы тынычлык өчен» интеллектуаль уенда катнаштылар, анда «Кеше һәм РФ гражданы хокуклары һәм бурычлары» темасына чыгыш ясадылар.

🔹Питрәч районында  район ветераннар Советы каршында эшләүче «Көмеш волонтерлар» хәрәкәте кысаларында махсус хәрби операциядә  катнашучыларга гуманитар ярдәм составында җибәрү өчен маскировка челтәрләре үрү дәвам итә, ул август башына планлаштырылган. Шулай ук Питрәч муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илназ Дәүләтханов белән гражданнарны кабул иттеләр. 5 кеше кабул ителде, барлык мөрәҗәгатьләр дә эшкә алынды.

 🔹 Түбән Камада  махсус хәрби операциядә  катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл узды. Чарада «Ватанны саклаучылар» фонды филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина катнашты. Шулай ук  катнашучылар һәм аларның гаиләләре белән аерым очрашу узды.

🔹Актаныш районында сайлау участоклары урнашкан объектларны профилактик тикшерделәр - янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлешен тикшерделәр, персонал һәм җаваплы кешеләр белән инструктажлар үткәрделәр.

Мондый масштаблы һәм чын мәгънәсендә мөһим хезмәтләре өчен барлык хезмәттәшләремә рәхмәт белдерәм.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International