«Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы» оешмасы җитәкчесе белән гражданнарны бергәләп кабул итү булды

2025 елның 29 июле, сишәмбе

Бүген Вәкаләтле вәкил  «Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы» җитәкчесе Марс Фәткуллин белән берлектә гражданнарны кабул итте. Кабул итү кысаларында гражданнардан 11 мөрәҗәгать кергән.

Мөрәҗәгатьләрнең тематикасы Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең   ТР буенча  идарәсе  СИЗО-2дә тотылган хәрби хезмәткәрнең улына хезмәт хакын түләмәүгә,  мобилизацияләнгән хәрбинең  кайда булуына, мораль зыянны каплауга, законсыз  планлаштыруга, дарулар һәм тернәкләндерү чарасы  белән тәэмин итүгә, җинаять эше кузгатуга, идарәче компаниянең демонтаж турындагы дәгъва таләпләре белән килешмәүгә, махсус хәрби операциядә хәбәрсез югалган әтисен эзләүгә, производствода бәхетсезлек очрагы, махсус  тоту урынындагы шартларга кагылышлы иде.

Бергәләп  җентекле аңлатмалар бирдек, һәр очрак буенча хәл итү юлларын билгеләдек, аерым ситуацияләрдә алдагы гамәлләр билгеләнде.

Без кешеләргә катлаулы хәлләрне ачыкларга һәм квалификацияле хокукый ярдәм алырга ярдәм итү өчен мондый  чараларны  даими рәвештә уздырабыз. Кабул итүгә  +7 (843) 236-41-80 телефоны буенча язылырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International