Иҗтимагый совет утырышында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы эшенә йомгак ясалды

2025 елның 29 июле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында Иҗтимагый совет һәм экспертлар төркеме утырышы булды, анда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының 2025 елга ведомствоның беренче яртыеллыкка максат һәм бурычларын халык алдында формалаштыруны гамәлгә ашыру буенча эшенә нәтиҗә ясалды.

Өстенлекле юнәлешләр арасында - халыкны медицина кадрлары белән тәэмин итүне арттыру, яман шешләрне иртә – кимендә  1 стадиядә  55,9% дәрәҗәсендә ачыклауны тәэмин итү, халыкның медицина ярдәме күрсәтү сыйфатыннан канәгатьлек дәрәҗәсен арттыру, медицина реабилитациясе күрсәтелгән кешеләрнең санын арттыру ( махсус хәрби операциядә  катнашучыларны һәм ветераннарны да кертеп), шулай ук  0 -17 яшьтәге балаларның диспансер күзәтүен тәэмин итү.

Һәр юнәлеш буенча докладлар белән Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының профильле бүлекчәләре һәм республика медицина учреждениеләре вәкилләре чыгыш ясады.

Чыгышлар йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының беренче яртыеллыктагы эшен канәгатьләнерлек дип тану турында карар кабул ителде. Максатлар һәм бурычларга ирешелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International