«Абилимпикс» махсус хәрби операция ветераннары арасында һөнәри осталык буенча чемпионатны ябу тантанасы булды

2025 елның 29 июле, сишәмбе

Б.Рәмиев исемендәге ИТ-паркта «Абилимпикс» махсус хәрби операция  ветераннары арасында һөнәри осталык буенча чемпионатны ябу тантанасы булды. Биш көн эчендә бөтен илдән 260ка якын катнашучы 500дән артык конкурс биремнәрен үтәде.

Финалга чыгучыларны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов котлады.

"Сезнең һәрберегезгә тирән хөрмәт  белдерәсем килә. Сез Ватаныбызның чын геройлары һәм патриотлары. Хәрби сынауларны узгач, сез тыныч тормышта җиңүегезне дәвам итәсез. Бу ярышлар рух көче, хезмәт сөючәнлек һәм осталык яңа мәгънәгә ия булган мәйданчыкка әверелде», - диде Рөстәм Миңнеханов, чемпионатта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

Ветераннар белән шулай ук статс-секретарь - Россия Федерациясе оборона министры урынбасары, «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды рәисе Анна Цивилева очрашты.

«Абилимпикс»чемпионаты җиңүчеләрен чын күңелдән котлыйм! Сезнең һәрберегез - рух көче, профессиональлек һәм ныклык үрнәге. Сез тормыш сынауларын җиңеп кенә калмадыгыз, үзегезнең сәләтегезне дә ача алдыгыз, күпләрне үз үрнәгегез белән рухландырдыгыз. Сезгә алга таба да уңышлар, үз-үзегезгә ышаныч һәм рухи иминлек телим!” – диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International