Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында депутатлар корпусының язгы сессиядәге эшчәнлегенә йомгак ясалды.
✔Бу чорда Дәүләт Советының 5 утырышы һәм Президиумның 6 утырышы уздырылды, 49 закон кабул ителде. Реабилитацияләнгән гражданнарны торак белән тәэмин итү тәртибен билгеләүгә, креатив индустрияләргә ярдәм итүгә, аерым категориядәге балаларны дарулар белән тәэмин итүдә үзгәрешләргә, махсус инвестиция контрактлары өчен салым ташламаларын озайтуга, шулай ук төзекләндерү өлкәсендәге инициативаларга юнәлдерелгән документлар аеруча иҗтимагый әһәмияткә ия булган.
✔ТР Дәүләт Советы шулай ук РФ Хөкүмәте Рәисенә Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре өчен матди һәм социаль гарантияләрне арттыру турында мөрәҗәгать кабул итте.
Җирле үзидарә реформасы кысаларында Татарстан Республикасында шәһәр һәм авыл җирлекләрен саклап, гамәлдәге ике дәрәҗәле идарә системасы сакланып калды.
✔Парламент комитетлары һәм комиссияләре тарафыннан 50 утырыш уздырылды, шул исәптән 17се күчмә утырышлар. Төбәкара парламент хезмәттәшлеге дәвам итте, шул исәптән Тверь һәм Смоленск өлкәләре белән.
Депутатлар Ватанны саклаучылар елы чараларында катнашты һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүне дәвам итте. Шулай итеп, хәрби бурычларны үтәү өчен кирәкле гуманитар ярдәм актив сатып алына.
Көзге сессиягә илкүләм проектларны һәм республика программаларын законнар белән тәэмин итү, гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү, рухи-әхлакый кыйммәтләргә ярдәм итү, демографик һәм миграцион сәясәтне камилләштерү, кибер алдауга каршы тору, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларга алга таба ярдәм итү бурычлары куелды.