Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская Бөгелмә муниципаль районында эшен дәвам итеп, 3 нче тикшерү изоляторында булды. Шикләнелүчеләрне, гаепләнүчеләрне һәм хөкем ителгәннәрне - шул исәптән балигъ булмаганнарны һәм хатын-кызларны тоту шартларын тикшерде.
Учреждение башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Ринат Таҗиев озатуында камераларны, хуҗалык белән тәэмин итү отрядын, шулай ук укыту оештырылган биналарны карады. Изоляторда булганнардан шикаятьләр һәм гаризалар килмәде.