Гражданнарны шәхсән кабул итү - үз сорауларыңны турыдан-туры бирү, проблема турында сөйләү һәм квалификацияле ярдәм алу мөмкинлеге ул.
Бүген кабул итүдә миңа гражданнар төрле мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать иттеләр, шул исәптән суд карарына шикаять белдерү, махсус хәрби операция уздыру зонасында югалган улын эзләү, тузган торактан күчерү. Һәрбер мөрәҗәгать буенча җентекле аңлатмалар бирелде, консультация үткәрелде.
Безнең эшчәнлектә төп юнәлеш булып гражданнарга ярдәм итү тора, шуңа күрә мондый очрашулар даими үткәрелә.