Бүген Н.И. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесында «Герой гаиләсе» фотокүргәзмәсе ачылды. Безнең яклаучылар янәшәсендә булучылар - хәрбиләрнең, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә багышланган бик көчле, күңелне нечкәртә торган экспозиция.
Күргәзмә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә Татарстан Республикасы Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты тарафыннан Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган. Казаннан һәм республиканың төрле районнарыннан килгән гаиләләрнең портретлары тәкъдим ителде.
Бу сурәтләргә карап, махсус хәрби операциянең һәр катнашучысы артында нинди көчле һәм бердәм гаиләләр торуы, һәр сугышчы өчен туганнарының мәхәббәте һәм ярдәме никадәр мөһим булуы сизелә. Һәр солдат артында гаилә тора, аның көче нәкъ менә шунда!