Күркәм традиция буенча узган атнада җәмәгатьчелек ярдәмчеләребезнең эшенә күзәтү белән уртаклашабыз.
📌 Актаныш районында балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиянең киңәйтелгән утырышында катнаштылар.
📌 Питрәч районында муниципаль район башлыгы Рәис Сөләйманов белән бергәләп гражданнарны кабул итү булды. Кабул итү кысаларында 5 кеше мөрәҗәгать итте. Һәр сорау эшкә алынды.
📌 Арча районында гражданнарны СФРНЫҢ Татарстан Республикасы буенча Арча бүлекчәсенең клиентлар хезмәте җитәкчесе һәм Пенсионерлар берлегенең район бүлекчәсе рәисе катнашында кабул иттеләр. Гражданнарның мөрәҗәгатьләре район халкының пенсия һәм социаль хокукларын тәэмин итүгә кагылган.
Районнарда эш дәвам итә! Без ярдәм итү һәм гражданнарның хокукларын яклау өчен янәшә.