Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлыйм!

2025 елның 8 июле, сишәмбе

Кадерле дуслар!

Сезне Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлыйм!

Бу бәйрәм безгә тормышның иң мөһим кыйммәтләре - үзара аңлашу, хөрмәт, кайгырту һәм ышаныч турында искә төшерә.

Гаилә - күпмилләтле дәүләтебезнең нигезе, ышанычлы тыл һәм кеше өчен таяныч ул. Ул безгә авыр минутларда көч бирә, үз-үзебезгә ышанырга өйрәтә, буыннар дәвамлыгын саклый.

Татарстан Республикасында гаилә традицияләренә, өлкән буын зирәклегенә һәм үсеп килүче балаларны тәрбияләү өчен җаваплылыкка тирән хөрмәт белән карыйлар. Гаилә турында кайгырту - республикабызның һәм тулаем җәмгыятьнең мәдәни кодының мөһим өлеше.

Һәр йортта тынычлык, татулык һәм үзара аңлашу булсын. Бер-берегезне саклагыз, җылыгызны уртаклашыгыз, туганнарыгызга һәм якыннарыгызга ярдәм итегез, чөнки нәкъ менә гаиләдә без чын көчкә, ышанычка һәм мәхәббәткә ия булабыз.

Сезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International