Бүген Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасында Шәҗәрә фестиваленең республика этабында катнаштым.
Бу чара бөтен Татарстан өчен чын мәгънәсендә әһәмиятле, бигрәк тә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә. Быел бәйгедә бөтен республикадан 299 гаилә катнашты. Тантана вакытында «Атлант» маркалы уналты урынлы автобус ачкычлары төрле муниципалитетлардан 10 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче 6 күп балалы гаиләгә тапшырылды.
Фестивальдә катнашкан гаиләләр арасында - 13 балалы Яруллиннар, Әлмәт районыннан 12 бала тәрбияләүче Федоровлар бар, шулай ук үз шәҗәрәләрен Арча районыннан Сәфәргалиевлар, Алабугадан Гильдебрант, Яшел Үзәннән Винокуровлар һәм Яңа Чишмә районыннан Никифоровлар гаиләләре тәкъдим итте - аларның һәркайсы 10 бала тәрбияли.
Бүгенге көндә республикада 60 меңгә якын күп балалы гаилә яши, аларда 200 меңгә якын бала тәрбияләнә. Күп балалы гаиләләр - республикабызның гаять зур байлыгы.
Җиңүчеләрне һәм фестивальдә катнашучыларның барысын да котлыйм! Гаилә - ул безнең төп байлыгыбыз, көч һәм ярдәм чыганагы. Мондый нык, тату һәм илһамландыручы гаиләләр республикада мөмкин кадәр күбрәк булсын!