Узган атнада безнең җәмәгатьчелек ярдәмчеләребез республиканың муниципаль районнарында берничә чара үткәрделәр.
🔹 Питрәч районында «Солдатка хат» патриотик акциясендә катнаштылар, аның кысаларында балалар махсус хәрби операция уздыру зонасында булган хәрби хезмәткәрләр өчен җылы хатлар яздылар. Шулай ук язгы чакырылыш кысаларында армиягә сигез егет озатылган.
🔹 Аксубай районында муниципаль берәмлекнең җирле үзидарә органнарында мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча комиссия утырышында катнаштылар.
Моннан тыш, районнарда гражданнарны уртак кабул итүләр узды:
Питрәч районында - район башлыгы Рәис Сөләйманов белән;
Аксубай районында - башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы Алмаз Миңгулов белән;
Кама Тамагы районында - Дәүләт Думасы депутатлары Илдар Гыйльметдинов, Максим Топилин һәм район башлыгы Наил Вазыйхов белән.
Урыннарда эш дәвам итә - гражданнарның мөрәҗәгатьләре һәм кеше хокукларын яклау мәсьәләләре игътибар үзәгендә кала.