Мөрәҗәгать уңай хәл ителдеТүбән Кама муниципаль районында "Халык контроле" Татарстан Республикасы Дәүләт мәгълүмат системасына мөрәҗәгатьләрне үтәү мәсьәләсе буенча эшлекле киңәшмә узды

2025 елның 2 июле, чәршәмбе

Бүген Түбән Кама муниципаль районында “Халык контроле” ТР Дәүләт мәгълүмат системасында җаваплы башкаручылар, Түбән Кама шәһәр прокуратурасы һәм Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Радмир Беляев белән берлектә “Халык контроле”  ТР Дәүләт мәгълүмат системасына гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләрне үтәү мәсьәләсе буенча эшлекле киңәшмә узды.

Киңәшмә барышында билгеләп үткәнчә, системада 2016-2018 еллардан бирле хәл ителмәгән мәсьәләләр кала. Ярты ел йомгаклары буенча Түбән Кама районы буенча хәл ителгән мөрәҗәгатьләр өлеше 70% тәшкил итә. Әмма территорияне төзекләндерү, юл хәрәкәтен оештыру һәм юлларны ремонтлау мәсьәләләре элеккечә актуаль һәм «планлаштырылган» статусында.

Җаваплы башкаручыларга гражданнарның шикаятьләренә оператив җавап бирергә һәм белдерүләрне сыйфатлы итеп үтәргә киңәш ителде, чөнки кире элемтә белән эшләү халык белән элемтәнең мөһим каналы булып тора.

Эш визиты барышында шулай ук озак гомерле, хезмәт ветераны һәм тыл хезмәтчәне Иклимә Әхмәтшинаны котладык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International