Кадерле дуслар!
Сезне Россия яшьләре көне белән котлыйм!
Без актив, максатчан, битараф булмаган яшьләребез белән горурланабыз. Нәкъ менә сез бүген киләчәк образын формалаштырасыз.
Без яшь гражданнар белән аралашырга, аларны ишетергә һәм аңларга омтылабыз. 2023 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршында яшьләр Эксперт советы төзелде, ул яшьләр бергәлеге белән даими элемтәдә тора, актуаль проблемалар турында фикер алыша һәм гражданнарга хокукый агартуда катнаша. Агымдагы елда без шулай ук Татарстан Республикасы Студентлар лигасы белән килешү имзаладык. Яшьләр эшләре министрлыгы белән тыгыз хезмәттәшлегебезне аерым билгеләп үтәсем килә - бу яшьләр белән эшләү өчен мөһим партнерлык каналы.
Кадерле егетләр, чын күңелдән Сезгә үз-үзегезгә ышануыгызны, амбициоз максатлар куюыгызны һәм аларга ирешүегезне телим. Янәшәдә ышанычлы дуслар, остазлар һәм үсеш өчен мөмкинлекләр булсын. Ә без, үз ягыбыздан, һәрвакыт сезгә ярдәм итәргә әзер!