Россия федераль омбудсмены Татьяна Москалькова Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашты

2025 елның 25 июне, чәршәмбе

Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан омбудсмены Сәрия Сабурская катнашты.

Очрашуда махсус хәрби операциядә  катнашучылар һәм аларның якыннары мәсьәләләрен хәл итү, халыкка, шул исәптән балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү программаларын гамәлгә ашыру, хокукый агартуны алга таба үстерү турында фикер алыштылар.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Татьяна Москальковага республика белән нәтиҗәле хезмәттәшлеге һәм кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен яклауга зур өлеш керткәне өчен «Дуслык» орденын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International