Җәмәгатьчелек ярдәмчеләре эше: республика районнарында атна йомгаклары

2025 елның 8 июне, якшәмбе

Узган атнада безнең җәмәгатьчелек  ярдәмчеләребез республика районнарында да актив эш алып барды.

☑Казанда җәмәгатьчелек ярдәмчесе Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең  Татарстан Республикасы буенча идарәсенең  3 нче төзәтү колониясендә  булды. Визитның сәбәбе -  Беларусь Республикасы гражданының мөрәҗәгате булды. Визит барышында аның мөрәҗәгатьтә кергән шәхси мәсьәләсе каралды, шулай ук гуманитар ярдәм күрсәтелде: кием-салым, азык-төлек һәм беренче кирәк-ярак әйберләре тапшырылды.

☑Питрәч районында «Балалар илне рәсемгә төшерә» республика конкурсының район этабында катнаштылар. Чара кысаларында җиңүчеләрне бүләкләү булды. Моннан тыш, Питрәч районы башлыгы Р. Сөләйманов белән бергәләп гражданнарны кабул итү оештырылды.

☑Кама Тамагы районында РФ Дәүләт Думасы депутаты И. Гыйльметдинов һәм муниципаль район башлыгы Н.А. Вазыйхов белән берлектә гражданнарны кабул итү булды.

☑ Балтач районында район прокуроры урынбасары Д.Ә. Низамов белән берлектә тоткарланучыларны вакытлыча тоту изоляторында тоту шартларын тикшерделәр.

Бигрәк тә  Чистай районында балигъ булмаганнарның җәмәгатьчелек тәрбиячеләренең республика бәйгесендә  җәмәгатьчелек  ярдәмчесенең катнашуын аеруча билгеләп үтәсе килә. Зона этабы нәтиҗәләре буенча безнең ярдәмчебез җиңү яулады. Лаеклы җиңүегез белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International