Корбан бәйрәме белән котлау!

2025 елның 6 июне, җомга

Хөрмәтле татарстанлылар!

Якты бәйрәм - Корбан бәйрәме белән ихлас күңелдән һәм җылы котлауларны кабул итегез!

Бу изге көн шәфкатьлелекне, иманны һәм якыныңа ярдәмгә килергә әзерлекне гәүдәләндерә. Ул рухи яктан чистарынуның, гаилә бәйләнешләрен ныгытуның һәм кайгыртуга аеруча мохтаҗларга ярдәм итүнең мөһимлеген искә төшерә.

Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, җан тынычлыгы, иминлек һәм шатлык телим. Өйләрегездә җылылык, татулык һәм мәхәббәт хакимлек итсен,  изге гамәлләрегез, догаларыгыз  кабул булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International