Бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил гражданнарны чираттагы шәхси кабул итү уздырды. Мөрәҗәгать итүчеләрнең сораулары ятим бала буларак торак алуга, алиментка бирүгә, суд приставлары эшчәнлегенә һәм торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсенә кагылды.
Һәр мөрәҗәгать итүчегә квалификацияле хокукый ярдәм күрсәтелде. Кайбер мөрәҗәгатьләрне кабул итү барышында ук хәл итеп булды, калганнарын эшкә алдылар.
Шәхси кабул итүләр - безнең эшнең мөһим өлеше. Республика халкы белән мондый очрашуларны даими рәвештә уздырабыз.