Җәмәгатьчелек ярдәмчеләре эше: республика районнарында атна йомгаклары

2025 елның 1 июне, якшәмбе

Бу атнада безнең җәмәгатьчелек ярдәмчеләребезнең эше халыкка “Түләүсез бердәм юридик ярдәм күрсәтү көне”ндә катнашу белән генә чикләнмәде. Алар шулай ук башка мөһим чараларда актив катнаштылар.

📍Казанда 1 нче тикшерү изоляторында наркоманияне профилактикалау буенча чара уздырдылар.

📍Арча районында Арча район Советы утырышында «2024 елда Татарстан Республикасында, шулай ук Арча муниципаль районы территориясендә кеше һәм гражданның хокукларын һәм ирекләрен саклау турында» дигән темага доклад белән чыгыш ясадылар.

📍Питрәч районында җәмәгатьчелек ярдәмчесе «Юнармия» бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик хәрәкәтенең туган көненә багышланган тантаналы чарада катнашты.

📍 Тукай районында жюри әгъзасы сыйфатында «Балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгатьчелек тәрбиячесе - 2025» республика бәйгесенең зона этабында катнаштылар, шулай ук Тукай муниципаль районы Советы утырышында катнаштылар.

📍Әтнә районында чакырылыш комиссиясе утырышында катнаштылар. Хәрби хезмәткә чакыру комиссияләре эшендә шулай ук Саба, Кама Тамагы һәм Түбән Кама районнарында җәмәгатьчелек ярдәмчеләре катнашты.

📍Алабуга районында Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең 100 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнаштылар, шулай ук Алабуга балалар йортында тәрбияләнүчеләрнең чыгарылыш кичәсендә булдылар.

📍Яңа Чишмә районында Татарстан Республикасы мәдәният хезмәткәрләре профсоюзының Яңа Чишмә район оешмасы хисап-сайлау җыелышында катнаштылар.

Район башлыклары белән бергә  гражданнарны Әгерҗе, Питрәч, Саба һәм Баулы районнарында кабул иттеләр. Кайбыч районында прокурор катнашында гражданнарны кабул итү булды.

Халыкара балаларны яклау көне алдыннан җәмәгатьчелек  ярдәмчеләре бәйрәм чараларын әзерләүгә һәм уздыруга кушылды. Тукай районында физик мөмкинлекләре чикле   балалар өчен бәйрәм узды, аны оештыруда безнең ярдәмчебез катнашты. Спас районында шулай ук Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан шәһәр чарасын әзерләүдә һәм үткәрүдә катнаштылар.

Безнең җәмәгатьчелек ярдәмчеләребез тарафыннан шундый масштаблы һәм күп профильле эш даими нигездә алып барыла!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International