Бүген халыкка “Түләүсез бердәм юридик ярдәм күрсәтү көне” кысаларында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратының гражданнар хокукларын торгызу бүлеге башлыгы Зөлфия Гыйльметдинова гражданнарны кабул итте.
Кабул итү барышында сораулар белән биш кеше мөрәҗәгать итте. Гражданнар мөрәҗәгатьләренең тематикасы алимент түләтүгә, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны укытуны оештыруга, махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына ташламалы ипотека бирүгә, шулай ук кредит алуга бәйле мәсьәләләргә кагылды. Һәр мөрәҗәгать итүчегә квалификацияле хокукый ярдәм күрсәтелде. Кайбер сораулар буенча җентекле аңлатмалар бирелде, кайбер мөрәҗәгатьләр эшкә алынды.
Һәр кешенең үз хокукларын якларга һәм кирәк булганда ярдәм алырга мөмкинлеге булырга тиеш.