Мәгариф темасына “кайнар элемтә” узды

2025 елның 28 мае, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының  «Мәрхәмәт»  хатын-кыз депутатлар берләшмәсе белән берлектә оештырылган  “кайнар телефон элемтә”се кысаларында без гражданнарга белем бирү һәм җәйге ялны оештыру белән бәйле мәсьәләләр буенча консультацияләр бирдек.

Гражданнар балаларның җәйге ялын оештыру, сәламәтләндерү җәйге лагерына юллама алу, югары уку йортының башка юнәлешенә керү, балалар бакчасына чиратка басу, техник тернәкләндерү чаралары алу,  физик мөмкинлекләре чикле балаларны ресурс сыйныфларында укыту, шулай ук чүп-чарны чыгаруны оештыру турында сораулар бирделәр. Шулай ук  махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләреннән ташламалар алу мөмкинлеге, демобилизациягә бәйле процедуралар турында мөрәҗәгатьләр дә килде.

Гражданнарга консультацияләрне «Мәрхәмәт» берләшмәсе депутатлары, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, ТР Прокуратурасы, Казан шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсе вәкилләре, ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәрләре күрсәтте. Мөрәҗәгатьләрнең күбесе шунда ук хәл ителде, кайберләре эшкә алынды.

Без, барлык мөрәҗәгатьләргә игътибарлы булып, республика халкына ярдәм күрсәтүне дәвам итәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International