Мөрәҗәгать уңай хәл ителгән!

2025 елның 26 мае, дүшәмбе

Мөрәҗәгать уңай хәл ителгән!

Күптән түгел безнең адреска хөкем ителгән А. аның инвалидлык буенча пенсия рәсмиләштерү өчен кирәк булган документларын - иминият полисын һәм СНИЛСны торгызуда ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать итте.

Без Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең  Татарстан Республикасы буенча   5 нче тикшерү изоляторы башлыгына кирәкле ярдәм күрсәтүне сорап мөрәҗәгать юлладык.

Социаль эш төркеме хезмәткәренең хөкем ителгәннәр белән эше һәм пенитенциар пробация нәтиҗәсендә ике документ та кире торгызылды һәм мөрәҗәгать итүчегә тапшырылды. Хәзер ул үзенә тиешле инвалидлык пенсиясен алу хокукын тормышка ашыра алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International