Татарстан Республикасы Дәүләт Советының “Мәрхәмәт” хатын – кыз депутатлар берләшмәсе белән берлектә мәгариф мәсьәләләре буенча “кайнар элемтә” узачак. Анда мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына, мәктәпләргә (1 һәм 10 сыйныфлар), урта махсус уку йортларына, югары белем бирү учреждениеләренә кабул итү, җәйге ялны оештыруга игътибар биреләчәк.
«Кайнар элемтә» телефоны буенча белгечләргә хәбәр итәргә мөмкин:
- мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына, мәктәпләргә (1 һәм 10 сыйныфлар), урта махсус уку йортларына, югары белем бирү учреждениеләренә кабул итү проблемалары һәм тәртибе турында;
- җәйге ялны оештыру турында;
- чыгарылыш имтиханнарын оештыру турында.
«Кайнар элемтә» телефоннары: шалтыратулар өчен (843) 236-00-71, хәбәрләр өчен WhatsApp +7 960 049-68-14
Консультация вакыты:
10.00 дән 14.00 гә кадәр.