Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгатьчелек ярдәмчеләре атна саен үз районнарында актив эш алып баралар, һәм бу атна да искәрмә булмады.
Питрәч районында Эльгиза Фәйзуллина Вәкаләтле вәкил һәм җәмәгатьчелек ярдәмчесенең 2024 елдагы эше турында хисап тотты: төп юнәлешләр, ирешелгән нәтиҗәләр һәм киләчәккә планнар турында сөйләде.
Кама Тамагы районында ялда булган махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашу уздырылды. Аны район башлыгы Н.А. Вазыйхов белән бергә җәмәгатьчелек ярдәмчебез үткәрде.
Балтач районында «Балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгатьчелек тәрбиячесе – 2025» республика бәйгесенең зона этабы жюри составында Гөлчәчәк Гыйләҗева катнашты.
Спас районында Светлана Никитина Спас муниципаль районы башкарма комитеты каршындагы юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең киңәйтелгән утырышында катнашты, шулай ук « Физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен Болгар мәктәп-интернаты» “Соңгы кыңгырау бәйрәме”ндә катнашты, анда чыгарылыш укучыларын котладылар, уңышлар теләделәр.
Котлаулар республиканың башка районнарында да яңгырады. “Соңгы кыңгырау”ны бәйрәм итүгә багышланган чараларда Әгерҗе, Лениногорск, Питрәч, Ютазы һәм Сарман районнарыннан җәмәгатьчелек ярдәмчеләре катнашты.