Мөрәҗәгать уңай хәл ителгән!
Безгә Аппаратка Биектау районында яшәүче хатын-кыздан ГЛОНАСС+112 системасы аша мөрәҗәгать килде. Хатын-кыз аның өе янында чүп-чар җыелганын хәбәр итә, ә сәламәтлеге торышы буенча аны үзе чыгара алмый.
Без райондагы ярдәмчебез белән тиз арада элемтәгә кердек. Аның ярдәме белән мәсьәлә кыска вакыт эчендә хәл ителде - чүп-чар чыгарылды, ә вәзгыять җайга салынды.
Җәмәгатьчелек ярдәмчеләребезгә актив позицияләре һәм битараф булмаганнары өчен рәхмәт белдерәм! Нәкъ менә шундый җайга салынган эш тормыш өчен мөһим мәсьәләләрне тиз арада хәл итәргә мөмкинлек бирә.