Бүген Татарстан Республикасы Иҗтимагый ярдәм штабында гражданнар өчен “Хокукый ярдәм көне” узды

2025 елның 21 мае, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасының Иҗтимагый ярдәм штабында «Пенсионерлар берлеге» төбәк бүлеге белән берлектә оештырылган гражданнар өчен “Хокукый ярдәм көне” узды.

Консультацияләрне Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге, Татарстан Республикасы Нотариаль һәм Адвокатлар палаталары, Росреестр, Татарстан Республикасы дәүләт Торак инспекциясе һәм КФУ Юридик клиникасы вәкилләре күрсәтте.

Гражданнардан капиталь ремонт өчен кертемнәрне кире кайтаруга, баланы опекага алуга, җир кишәрлеген тигезләүгә, суд приставлары эшчәнлегенә, күп балалы гаиләләргә ташламалар алуга, субсидияләр, коммуналь хезмәтләр буенча түләүләргә кагылышлы 20дән артык мөрәҗәгать кергән, шулай ук торак һәм пенсия мәсьәләләре дә булган . Һәркем үз соравы буенча аңлатма алды.

Нәкъ менә шундый очрашулар кысаларында гражданнарга түләүсез хокукый ярдәмне оператив рәвештә һәм һәркем файдалана алырлык итеп алу мөмкинлеге бирелә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International