Бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында гражданнарны кабул итү булды, аны Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы вәкиле үткәрде.
Мөрәҗәгать итүчеләрдән килгән сораулар нигездә җир кишәрлегеннән файдалануга һәм дәгъва таләпләренә кагылган.
Адвокат һәр мөрәҗәгать буенча квалификацияле юридик аңлатмалар һәм киңәшләр бирде. Мондый кабул итүләр нәтиҗәсендә гражданнар кирәкле ярдәмне вакытында ала.