Ветераннар турында кайгырту системалы булырга тиеш!

2025 елның 14 мае, чәршәмбе

Бүген Россия Федерациясе субъектларында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләрнең Бөтенроссия координация советында «Махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннарының хокукларын яклау» темасына ясаган чыгышында, Сәрия Сабурская ветераннар турында кайгыртуның системалы булырга тиешлеген ассызыклады.

Гамәлдәге чараларга карамастан, аларны камилләштерү һәм агымдагы шартларга яраклаштыру зарурлыгы бар. Мәсәлән, 1995 елда кабул ителгән «Ветераннар турында»гы федераль законның аерым нигезләмәләре актуальлеген югалтты.

Сугыш хәрәкәтләре ветераннары даими рәвештә  мөрәҗәгать итә торган мөһим сорауларның берсе - бу ветераннарның үзләре өчен коммуналь хезмәтләр өчен түләү чыгымнарын компенсацияләү.  Мондый ярдәм чарасы гадел һәм кирәкле булыр иде.

Вәкаләтле вәкил «Шторм Z» һәм «Вагнер» ЧВК  подразделениеләре составында хезмәт иткән махсус хәрби операция катнашучылары белән булган вәзгыятькә дә игътибар итте. Бүген алар хәрби хәрәкәтләр ветераны статусына хокуклы затлар исемлегенә кертелмәгән һәм шуңа күрә федераль һәм төбәк социаль ярдәм чараларын алуга хокуклары юк.

Хәбәрсез югалган яки әсирлеккә эләккән хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләре белән эшләү темасына да кагылды. 2024 елда Вәкаләтле вәкил адресына 257 шундый мөрәҗәгать килде, быел - 100 дән артык. “Без хәбәрсез югалган һәм әсирлеккә эләккән хәрби хезмәткәрне эзләү буенча гамәлләрнең төгәл алгоритмнарын эшләдек. Компетентлы органнарга мөрәҗәгать җибәрелгәннән соң, алар һәм мөрәҗәгать итүчеләр белән даими элемтәдә торабыз. Шул ук вакытта координацияне көчәйтү һәм коммуникацияне яхшырту өчен хәрби округлар командованиесе белән үзара төгәлрәк хезмәттәшлекне җайга салырга, шулай ук кирәкле документларны рәсмиләштерү процедурасын гадиләштерергә кирәк”, -  диде Сәрия Сабурская. .

Хезмәттәшләренә Татарстанда алып барган эшебез турында аерым сөйләде. Бездә «Үзебезнекеләр турында кайгырту» төбәк социаль программасы, 117  кайнар элемтә, «Халык контроле» ТР Дәүләт мәгълүмат системасы, шулай ук «Инцидент Менеджмент» системасы эшли.

Чыгыш азагында ул  махсус хәрби операция катнашучыларына һәм сугыш хәрәкәтләре ветераннарына ярдәм чараларын көчәйтүгә юнәлдерелгән тәкъдимнәр әйтте. “Уртак тырышлык белән  әлеге категория гражданнарга ярдәм итү процессын нәтиҗәлерәк итә алачакбыз”, -  диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International