Безнең җәмәгатьчелек ярдәмчеләребез шулай ук Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы чараларда катнашалар.
Казанда Җиңү паркында булдылар, анда чәчәкләр салу тантанасы һәм башка истәлекле чаралар узды.
Сарман районында Бөек Ватан сугышы ветеранын котладылар, бүләкләр тапшырдылар, шулай ук Җиңү юбилеена багышланган митингта катнаштылар.
Мамадыш районында тыл ветеранына рәхмәт белдерделәр, бүләкләр тапшырдылар.
Лениногорскта сугыш елларында һәлак булган полиция хезмәткәрләрен мемориал янында искә алдылар.
Әтнә районында «Әниләр» ансамбле катнашында тантаналы концертта катнаштылар, ә кичә Комыргуҗа урта мәктәбе белән берлектә махсус хәрби операциядә катнашучы белән “Батырлык дәресе” үткәрделәр.
Чирмешән районында Советлар Союзы Герое И. Н.Конев исемендәге кадет интернат-мәктәбендә һәм Чирмешән лицеенда узган «Җиңү уты»н тапшыруга кушылдылар.
Питрәч районында «Геройлар юллары буйлап» автомотоузышында катнаштылар.
Мондый чараларның республиканың төрле почмакларында узуы бик мөһим. Без бу җиңүнең ничек бирелгәнен хәтерлибез һәм тынычлыкны якынайткан һәркемнең батырлыгын хөрмәт итәбез!