Бүген без шулай ук Теләче муниципаль районында булдык, анда «Халык контроле»Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасына керә торган хәбәрнамәләрне карау буенча киңәшмә уздырдык.
Муниципаль юлларны карап тоту һәм ремонтлау, юл хәрәкәтен оештыру, территорияләрне төзекләндерү, йортларны карап тоту, коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә кагылышлы 10 мөрәҗәгать буенча фикер алыштык.
Җаваплы башкаручыларга мөрәҗәгать итүчеләргә аларның мөрәҗәгатьләре буенча нинди эшләр алып барылуын җиткерү өчен системада җентекләбрәк җаваплар урнаштырырга киңәш ителде.
Нәкъ менә шундый киңәшмәләр аша без системалы проблемаларның кайда булуын күрәбез һәм тизрәк чишелешләр таба алабыз. Иң мөһиме - бер генә мәсьәләне дә игътибарсыз калдырмау.