“Хокукый белемнәр мәктәбе” кысаларында без инвалид балаларның ата-аналары өчен “Физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен җәйге ял: программалар, узган сезон нәтиҗәләре, 2025 ел сезонына планнар, ташламалар” темасына дәрес үткәрдек.
Сәламәтлек үзенчәлекләре булган бала тәрбияләүче гаиләләрнең бүген нинди мөмкинлекләре булуы турында сөйләштеләр. Татарстан Республикасында 138 балалар лагере эшли, яңаларын ачу планлаштырыла. Без юлламаларны рәсмиләштерү процессының ничек баруы, нинди документлар әзерләргә кирәклеге, нинди ташламалар бирелүе турында фикер алыштык.
Куркынычсызлык, туклануны оештыру, лагерьларда ремонт торышы мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. Бүгенге көндә республиканың балалар лагерьларында инвалид балалар өчен уңайлы мохит булдырылган.
Дәрес вакытында тыңлаучылар төрле сораулар бирделәр, мәсәлән, оешманың лагерьлар реестрына керүе, баланы лагерьга җибәрү өчен нәрсәдән башларга кирәк, гаризалар кабул итү кайчан башлана һәм яңа лагерьлар нинди срокларда ачылачак. Барлык сорауларга да җентекле һәм аңлаешлы аңлатмалар бирелде.
Җәйге ял һәр бала өчен мөмкин булырга тиеш!