Бүген Түбән Кама шәһәрендә Кама аръягында беренче пробация үзәге ачылды. Учреждение “ИХЛАС” халыкка ярдәм күрсәтү ассоциациясе базасында эшли башлады. Бинада яшәү һәм кирәкле ярдәм алу өчен уңайлы шартлар тудырылган. Тантаналы ачылышта вәкилнең җәмәгатьчелек ярдәмчесе Чулпан Уданова катнашты.
Үзәк торак бүлмәләре, кухнясы, душ бүлмәсе һәм ял итү урыны булган социаль тулай торактан гыйбарәт. Биредә төзәтү учреждениеләреннән һәм төзәтү үзәкләреннән азат ителгән элеккеге хөкем ителүчеләр 12 айга кадәр яши алачак, шулай ук хөкем ителүләре иректән мәхрүм ителү белән бәйле булмаган, авыр тормыш хәлендә калган затлар да тулай торакта яши алачак.
Пробация үзәге җитәкчеләре хәбәр иткәнчә, беренче егет берничә көннән килергә тиеш. Ул 10 нчы төзәтү колониясеннән азат ителә.
Пробация үзәкләре гражданнарга төрле ярдәм күрсәтә, шул исәптән вакытлыча теркәлү, социаль ярдәм алу, медицина тикшерүе узу, эшкә урнашу, туганлык бәйләнешләрен торгызу. Соңгы атнада Татарстанда 3 пробация үзәге ачылды.