Аппаратның мәгълүмат-аналитика бүлеге башлыгы Аделина Мөрсәлимова Рафаил Дәүлиев исемендәге премияне тапшыру тантанасында катнашты

2025 елның 28 апреле, дүшәмбе

Бүген Аппаратның мәгълүмат-аналитика бүлеге башлыгы Аделина Мөрсәлимова Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары, идарәнең Иҗтимагый советының элеккеге рәисе Рафаил Дәүлиев исемендәге премияне тапшыру тантанасында катнашты.

Премия республикабызның пенитенциар системасын үстерү, җәмгыять белән хезмәттәшлекне ныгыту һәм гражданнарның хокукларын яклау өчен күп эшләр башкарган кеше истәлегенә булдырылды.

Тантана вакытында Вәкаләтле вәкилгә «Җәмгыять алдындагы казанышлар өчен» медале тапшырылды. Минем өчен бу зур дәрәҗә һәм гражданнар файдасына уртак хезмәтебезгә югары бәя. Эшебезгә ышаныч һәм игътибар күрсәткәннәре өчен чын күңелдән рәхмәтлемен!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International