Башкарма комитетлар җитәкчеләре белән эшлекле киңәшмәләр

2025 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе

Вәкаләтле вәкил, “Халык контроле” баш модераторы Әгерҗе, Минзәлә, Менделеевск, Түбән Кама, Сарман муниципаль районнарының башкарма комитетлары җитәкчеләре белән эшлекле киңәшмәләр үткәрде. Киңәшмәдә “Халык контроле” ТР Дәүләт мәгълүмат системасы эшчәнлеге буенча ведомствоара комиссия катнашучылары да катнашты.

Киңәшмәләр кысаларында 110нан артык мөрәҗәгатьне карадылар һәм аларның вакытында һәм сыйфатлы үтәлүенә игътибар иттеләр. Түбән Кама районының җаваплы башкаручыларына гражданнар хәбәрнамәләрен карау алымнарын үзгәртергә, кабул ителгән чаралар нәтиҗәләре буенча арадаш җаваплар урнаштырырга киңәш ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International