Татарстан Республикасы студентларына ярдәм итү системасын үстерәбез

2025 елның 11 апреле, җомга

Вәкаләтле вәкил каршындагы Эксперт советының киңәйтелгән утырышында Татарстан студентлары лигасы белән хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. 2012 елдан башлап Студентлар лигасы кысаларында чит ил студентлары белән эшләү буенча комитет эшли.

 Комитет эшчәнлегенең максаты - республика территориясендә белем алучы чит ил студентларына  монда яраклашырга  ярдәм итү.

 Бүген Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгында мәгариф оешмаларында чит ил студентлары берләшмәләре җитәкчеләре белән очрашу булды.

 Киләчәктә хезмәттәшлек итү юлларын һәм яңа проектларны билгеләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International