Вәкаләтле вәкилнең җәмәгатьчелек ярдәмчеләре көн саен гражданнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауга юнәлдерелгән эшне башкаралар

2025 елның 9 апреле, чәршәмбе

Әйтик, хәрби хезмәткә чакыру башлангач безнең җәмәгатьчелек ярдәмчеләребез хәрби хезмәткә чакыру комиссияләренә йөри һәм хәрби хезмәткә чакырылучыларның хокукларын яклый. Мондый комиссияләр хәзер барлык муниципаль районнарда уза.

Эш формалары төрле, әмма иң мөһиме - гражданнарны кабул итү. Җәмәгатьчелек ярдәмчеләре шәхси кабул итүдән тыш, төрле ведомстволардан хезмәттәшләре белән уртак кабул итүләр дә үткәрә.

Мәсәлән, Яр Чаллы һәм Түбән Камадагы җәмәгатьчелек ярдәмчеләре прокурорлар белән, ә Алабугадагы җәмәгатьчелек ярдәмчесе район башлыгы белән берлектә  очрашу үткәрде.

Аларның гражданнар белән шәхси эше аерым игътибарга лаек. Гражданның проблемалы вәзгыятьне хәл итү белән кызыксынуы һәм кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтү теләге, аерым алганда, ихлас кайгырту һәм игътибар - Вәкаләтле вәкилнең барлык җәмәгатьчелек ярдәмчеләренең  төп сыйфатлары.

Алар, мәсәлән, Арча районында  җәмәгатьчелек ярдәмчесе, махсус хәрби операциядә  катнашучы 4 гаиләдә булган,  ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне һәрвакыт истә тоталар.

Җәмәгатьчелек ярдәмчеләребез шулай ук хокук агарту проектлары кысаларында, татарстанлыларга хокукый белемне аңлатуларын дәвам итәләр. Чистай һәм Питрәч районнарында җәмәгатьчелек ярдәмчеләре “Хокукый белемнәр мәктәбе” кысаларында лекцияләр үткәрделәр.

 Без, үз чиратыбызда, аларга һәрвакыт ярдәм итәбез һәм аларның хезмәтләре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International