Әлмәт районының җаваплы башкаручыларына мөрәҗәгатьләрне карау алымын үзгәртергә, башкарылган эшләр турында комментарийлар урнаштырырга тәкъдим ителде. Шулай ук ВКС режимындагы киңәшмәдә катнашкан модераторлар ягыннан җаваплы хезмәткәрләр тарафыннан белдерүләрне үтәү буенча тәкъдимнәр һәм кисәтүләр әйтелде.
Азнакай һәм Лениногорск муниципаль районнарының җаваплы башкаручыларына мәктәпкәчә балалар учреждениеләре һәм идарәче компанияләр белән багланышларга кагылышлы мөрәҗәгатьләрне карауга игътибар итәргә киңәш ителде.