“Әлмәт үзәк район хастаханәсе”ндә “Әлмәт үзәк район хастаханәсе”нең, “Әлмәт 3 нче шәһәр сырхауханәсе”нең, “АДГБ с ПЦ” учреждениесенең, “АССМП” оешмасының баш табиблары катнашында эшлекле киңәшмә узды, анда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының җаваплы хезмәткәрләре дә катнашты.
Республикабызда яшәүчеләрнең төрле кире элемтә каналлары (“Халык контроле” ТР Дәүләт мәгълүмат системасы, ПОС, ГЛОНАСС 112, социаль челтәрләр) аша мөрәҗәгать иткән сораулары каралды. Җаваплы башкаручылар тарафыннан кайчак гражданнарның "Сәламәтлек саклау" юнәлеше буенча мөрәҗәгатьләре формаль рәвештә каралуына аерым игътибар бирде.
Һәрбер мөрәҗәгатьне игътибар белән карарга һәм гражданнар белән мәсьәләне тикшерергә, шулай ук табиблар һәм кече персонал тарафыннан этика һәм деонтологиягә игътибар итәргә киңәш ителде.