Катнашучылар төп темалар, шул исәптән чит ил гражданнарын теркәү, Россия Федерациясеннән читкә чыгарып җибәрү процедурасы, Татарстан халыклары Ассамблеясенең милли-мәдәни берләшмәләре өчен законнардагы үзгәрешләр, шулай ук чит ил гражданнары балаларының мәктәпкә кергәндә рус телен белүенә тест үткәрү кагыйдәләре турында фикер алыштылар.
Хезмәт миграциясенә яңа таләпләр бар. Яңартылган кагыйдәләр нигезендә, патент яки эшкә рөхсәт алуга дәгъва кылучы чит ил гражданнары рус теле, тарих һәм законнар буенча имтихан сынауларын бары тик РФ Хөкүмәте тарафыннан расланган дәүләт үзәкләрендә генә узарга тиеш.