“Ватанны саклаучылар” дәүләт фонды филиалында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул иттеләр

2025 елның 8 апреле, сишәмбе

Махсус операциядә катнашучыларның һәм аларның гаиләләренең бер генә проблемасы да игътибарсыз калмаячак. Безнең төп бурыч – махсус хәрби операциядә катнашучы һәркемне, аларның гаилә әгъзаларын кайгырту һәм игътибар күрсәтү.

“Ватанны саклаучылар” дәүләт фонды филиалында  махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү булды. 6 кеше минем адреска акчалата түләү, хәбәрсез югалган туганнарны эзләүдә ярдәм итү, медицина ярдәме күрсәтү һәм башка сораулар буенча мөрәҗәгать итте.

Барлык мәсьәләләрне без контрольгә алдык, Вәкаләтле  вәкил Аппаратында хәрби хезмәткәрләрнең хокукларын яклау буенча эш даими нигездә алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International