Казан дәүләт медицина университетын тиздән тәмамлаячак тәмамлаган студентлар белән очрашу үткәрелде.
Аудитория ягыннан чын кызыксыну күрү һәрвакыт күңелле. Бүген Вәкаләтле вәкилнең төп бурычлары, аларны хәл итүдә нинди мәсьәләләр һәм кыенлыклар белән очрашырга туры килүе, омбудсман эшендә соңгы берничә елда нинди яңа юнәлешләр барлыкка килүе һәм башкалар турында сөйләшү булды.
Шунысын да билгеләп үтәсе килә, булачак белгечләр белән эшләү безнең эшчәнлектә зур урын алып тора, безнең Аппаратта ел саен 100 гә якын студент практика уза. Без сезне, хөрмәтле студентлар, үзебездә күрүебезгә һәрвакыт шатбыз.